3 август 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Казанда 170 иҗтимагый киңлек эшли
Бүгенге көндә Казанда барлыгы 170 иҗтимагый киңлек – бакчалар, парклар һәм скверлар исәпләнә. Аларның гомуми мәйданы 627 гектар.
-
Яңалыклар
Казанда Халыкара «Новая волна/Яңа дулкын» музыка бәйгесе көтелә
20–26 август көннәрендә узачак бәйгедә төп бүләк өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия һәм Россиядән 13 финалист көч сынашачак.
-
Яңалыклар
Татарстан токсикологы БАДның бавырны эштән чыгарырга мөмкин булуы турында сөйләде
Биологик актив матдәләр (БАД), аеруча табиб киңәшеннән башка гына кулланганда, бавырга бик җитди зыян салырга мөмкин.
-
МӨҺИМ
Хезмәткә хөрмәт: «ВТ» яңа бәйге игълан итә!
Хөрмәтле укучыларыбыз, без янәдән сезне эчтәлекле дә, хәтер барлауда мөһим дә булган зур бәйге белән сөендерергә булдык!
-
МӨҺИМ
Ел үсәсен җәй үсә: август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?
Эшләүче пенсионерларның айлык акчасы арта.
-
Яңалыклар
Ел ахырына кадәр Казанда 2,4 мең күп балалы гаиләне җир белән тәэмин итү планлаштырыла
2026 ел ахырына кадәр Казанның 2,4 мең күп балалы гаиләсен җир кишәрлекләре белән тәэмин итү планлаштырыла.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда клиник хастаханәсендә 41 кешегә бавыр күчереп утыртканнар
Ел башыннан республика клиник хастаханәсендә 41 бавыр трансплантациясе уздырганнар. Бу хакта бүген «Татар-информ»да бавыр авыруларын профилактикалау атнасына багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстан вице-премьеры Лисичанскида күп балалы гаиләгә ярдәм тапшырды
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Республика социаль яклау үзәгенең Лисичанскидагы 11нче филиалы җитәкчесе Виктория Горбенко белән бергә күп балалы Салтыковларның гаиләсендә булды.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» сервисы аша тавыш бирү участогын сайларга мөмкин
Татарстанда яшәүчеләр бүгеннән – 3 августтан «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланып, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак сайлауда тавыш бирү өчен үзләренә уңайлы сайлау участогын алдан ук билгеләп куярга мөмкин. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Табиб: «Тәмләп чәй эчү дә циррозга китерергә мөмкин»
Беренче карашка, бернинди зарары-фәләне булмаган гап-гади гадәт – көн дәвамында тәм-том белән чәй эчү гадәте бавырга май утыруга, май авыруы исә – циррозга китерергә мөмкин. Пирогов университетының Клиник медицина институты доценты, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Карпенко «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип кисәткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда яңа уңыш буенча беренче тикшеренү нәтиҗәләрен алдылар
АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре яңа уңышның беренче партиясен тикшерделәр. Үрнәкне Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районыннан китерелгән 94 тонна күләмле партиядән алдылар.
-
Сәламәтлек
Баланың баш мие селкенүен ничек белергә? – Табиб җавабы
Бала башы белән бәрелеп, аңын югалтса, укшый башласа, шундук табибка күренергә кирәк. “Российская газета”, “Объясняем.рф” каналындагы мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Түбән Камада үсмерләр арасында мобиль уеннар буенча турнир узачак
14 һәм 15 августта Түбән Кама районында Алдынгылар йортында Алдынгыларның мобиль лигасы узачак. Анда 14-18 яшьлек үсмерләр, 5 кешелек командаларга тупланып, популяр онлайн-уенда көч сынашачак.
-
Яңалыклар
Татарстан яңа йортларга ипотека килешүләре саны буенча Идел буе округында икенче урында
Татарстан яңа йортларга төзелгән ипотека килешүләре саны буенча Идел буе федераль округында икенче урынны алды.
-
Яңалыклар
Түбән Камада Алдынгылар йорты ачылды
Элекке Пионерлар йорты яңа форматта эшли башлады. Хәзер ул – Алдынгылар йорты. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә 1-14 августта ачык ишекләр көне уздырыла. Ә инде 15 августта – Түбән Камага 60 “яшь” тулган көнне, Алдынгылар йортын рәсми ачу тантанасы үткәреләчәк.